Кожанов Дмитрий Петрович

Шагыйрь

Краснодар өлкәсенең Лабинск районы Сладкий хуторында туа.

Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, Гай поселогында машина йөртүче булып эшли. 1974 елда Мәскәүнең читтән торып Бөтенсоюз политехник институтын (ВЗПИ) тәмамлап, инженер-механик һөнәрен ала.

Яр Чаллы шәһәрендә 1974 елдан. Хәзерге вакытта Менделеев районы Икск авылында яши.

Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре.

Егор Уткин исемендәге премия лауреаты.

«Не теряйте дети ум», «Путь России», «На веки вместе», «Мысли вслух…», «Раздумье у Камы», «Трепет сердца» китаплары авторы.